Яңалыклар

29.06.2013
Бүген Казанда рәсми рәвештә Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында Уеннар Авылы үзенең эшен башлап җибәрде. Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко, FISU президенты Клод-Луи Галльен, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар спорт берлеге президенты Олег Матыцин катнашты.
29.06.2013
Бүген борынгы татар-башкорт бәйрәмен карарга “Коломенское” музей-тыюлыгына 150 мең чамасы мәскәүле һәм башкала кунаклары килгән иде. Мәскәү Сабантуе - иң зур бәйрәм. Милли бәйрәмгә килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Мәскәү мэры вазыйфаларын башкаручы Сергей Собянин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бар иде.
29.06.2013
IV Бөтенроссия авыл Сабан туе бүген Пермь краеның Барда авылында ачылды. Бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы (ПФО) тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Леонид Гильченко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Пермь крае губернаторы Виктор Басаргин, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры Салават Сәгыйтов сәламләделәр.

Сабан туеның иң беренче күренеше булып, татар халкының милли ашы -“кош теле” әзерләү буенча Россия рекордын кую булды. Пермь аш-су осталары бәйрәм өчен махсус рәвештә 202 кг 336 гр баллы ризыклар әзерләгәннәр.
29.06.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь краенда (Барда авылы) IV Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнаша. Эшлекле сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Барда авылының Җәмигъ мәчетендә булачак, Барда авылының үзәк мәйданына куелган шагыйрь Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр куячак.
28.06.2013
Бүген Яр Чаллыда “Ростехнологии” дәүләт корпорациясе генераль директоры, “КАМАЗ” ААҖ Директорлар Советы рәисе Сергей Чемезов рәислегендә “КАМАЗ” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

“КАМАЗ” кыска вакыт эчендә дөньяның йөк машиналары җитештерүчеләре арасында лаеклы урын яулады, партнер буларак зур немец җитештерүчесе - Daimler компаниясен җәлеп итә алды,-дип белдерде Сергей Чемезов. Соңгы елларда компания производствоны һәм йөк машиналарын яңартуга акчалар тотты, предприятиеләрдә чыгымнарны киметү буенча программа кертте. Акционерлар “КАМАЗ”ның тотрыклы финанс хәлен бәяләделәр, һәм 20 ел эчендә беренче тапкыр дивидендлар түләү турында карар кабул ителде. “КАМАЗ” ААҖ нең 2020 нче елга кадәр язылган планнары аңа Россиядә һәм БДБ илләрендә йөк машиналарын сату буенча алдынгылар урынын сакларга мөмкинлек бирә”.
28.06.2013

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ акционерларына республиканың нәрсә хисабына якындагы ун елда нефть чыгару дәрәҗәсен 32 млн. т күләмендә саклаячагын сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген “Татнефть”нең нефть чыгару урыннары – нефть сәнәгатенең барлык сегментлары буенча нәтиҗәле технологияләрне үзләштерү полигоннары.

28.06.2013

Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖнең еллык җыелышы узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Компаниянең 2012 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов чыгыш ясады. “2012 нче ел эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча сыйфатлы үсеш этабы булды”, - дип ышандырды генераль директор. 26 млн. 307 мең т нефть чыгарылган, соңгы 20 елда әлеге күрсәткечнең максималь дәрәҗәсенә ирешелгән. Барлык нефтьнең якынча 45 проценты заманча ысуллар куллану хисабына алынган. Бүлендек һәм бәйле компанияләр хисап елында 302 мең т нефть чыгарган. “Миллер энд Ленц” халыкара бәйсез консалтинг фирмасы бәяләве буенча, 2013 нче ел башына “Татнефть” ААҖнең расланган эшкәртелә, эшкәртелми торган һәм борауланмаган запаслары 869,2 млн. т нефть булган. Хисап елында Самара өлкәсендә 2 яңа нефть чыгару урыны ачылган.

28.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов эш визиты белән Әлмәттә, анда ул “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында һәм “Татнефть” ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша.

27.06.2013

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Сетевая компания” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы узды. 2012 ел йомгаклары буенча финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев җиткерде.
27.06.2013

Бүген Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич округ Советында муниципалитетлар проблемаларын анализлау һәм мониторинглау буенча зур эшкә йомгак ясады. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты. Шулай ук округ Советы утырышында җирле үзидарә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, федераль министрлыклар вәкилләре, Идел буе федераль округы губернаторлары һәм шәһәрләре башлыклары, җирле үзидарә өлкәсендә бөтенроссия округ иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << 1761 1762 1763 1764 1765 1766 1767 ( 1768 ) 1769 1770 >>