Яңалыклар

17.12.2013
ТРда мотор ягулыгын сатучы 36 станция хуҗасының ягулыгы ГОСТ таләпләренә туры килми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта “Ягулык-энергетика чыганакларын рациональ куллану белән идарә” ДБУ башлыгы Роберт Гыйләҗев хәбәр итте. Брифинг ТРда мотор ягулыкларының сыйфатын тикшерү буенча айлыкның нәтиҗәләренә багышланды.
Шулай ук бу чарада “УРИТЭР” ДБУ нефть һәм нефть продуктларын рациональ куллануны һәм аларның сыйфатларын тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Макаров катнашты.
17.12.2013

Татарстан җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәшкә йөз тота һәм бер үк вакытта республикада яшәргә, укырга һәм эшләргә теләгән һәм закон бозмаучы чит илләр гражданнарына ярдәм итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышы барышында хәбәр итте. Казан Кремлендә узган бу утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте әгъзалары, муниципалитетлар вәкилләре катнашты.

17.12.2013

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының бүлеге Рәисе IT-технологияләрне кертү буенча әйдәп баручы, аннан аларны бөтен ил буенча кулланалар. Мондый фикерне Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе рәисе Антон Дроздов Казан ратушасында узган РФ Пенсия фонды Идарәсенең киңәйтелгән утырышы барышында белдерде. Утырышта шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

17.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Хантый-Манси автономияле округы Думасы Рәисе Борис Хохряков белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та катнашты.

16.12.2013

Бүген Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

16.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Көньяк-көнчыгышына эш визиты кысаларында Лениногорск нефть техникумында һәм Әлмәт дәүләт нефть институтында булды, алар "Татнефть"ААҖ төзегән мәгариф кластерына керәләр.

16.12.2013
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2013 елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2014 елга җәмгыятьнең бюджеты, “Татспиртпром” ААҖнең Энергияне сак куллану программасы, 2014 елга Директорлар советының эш планын раслау турында иде.
16.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Люксембургның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пьер Ферринг белән очрашты. ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров катнаштылар.
14.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координация советы утырышын уздырды.

Хокук саклау органнары җитәкчеләре агымдагы оператив вәзгыять, Татарстан Республикасы территорияседә кылынган резонанс җинаятьләрне, шул исәптән гыйбадәт кылу корылмаларына ут төртүләргә бәйле җинаятьләрне тикшерү барышы турында сөйләделәр.

14.12.2013
Татарстан Республикасының сигез муниципаль районында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчалар җыю буенча план 90 проценттан кимрәк гамәлгә ашырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында булды, аны Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Битләр: << 1701 1702 ( 1703 ) 1704 1705 1706 1707 1708 1709 1710 >>