Яңалыклар

21.12.2013

Бүген Лаеш районы Усад авылында “ICL-КПО ВС” ААҖ инженер үзәген ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. ICL-КПО ВС – мәглүмат технологияләре өлкәсендә комплекслы карарлар һәм консалтинг, проектлау, мәгълүмат системалары кертү һәм гарантияле һәм сервис хезмәте тәкъдим итүче әйдәп баручы Россия компаниясе.

21.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаешта светодиодлы яктырткычлар җитештерүче “Ферекс” заводын ачты. Лаеш районы территориясендә бу компаниянең икенче предприятиесе ачылу күңелле вакыйга. Алар үзләрен ышанычлы тәэмин итүчеләр буларак күрсәтте. Без Универсиада вакытында сезнең продукциянең яктысын тойдык. Сезнең перспективаларыгыз яхшы, продуктыгыз конкурентлыкка сәләтле”, - диде Татарстан Президенты производствоны эшләтеп җибәрү тантанасында.

21.12.2013

2013 елда Татарстан Республикасында игенчелек тармагын үстерүгә 20 млрд. сумнан артык акча тотылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

21.12.2013

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре күләмнәре 4,7 млрд. сумлык итеп үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

20.12.2013
Бүген Нурлат шәһәрендә район Советының 37 нче утырышы узды, депутатлар муниципаль район башлыгын сайлады. Сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
20.12.2013

Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәре көне белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ФИХИ хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады. «Бүген без Ватаныбыз иминлеген, безнең гражданнарның хокук һәм ирекләрен барытларча һәм кыю саклаучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, - РФ иминлек органнары хезмәткәре көненә багышланган тантанадагы чыгышында белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Иминлек органнары илнең милли ихтыяҗларын, аның суверенитеты һәм территориаль берлеген саклауда һәрвакыт төп рольне уйнады». Татарстан Президенты сүзләренчә, иминлек органнары көнендә шундый очрашулар инде яхшы гадәткә әйләнде. Ул безнең ил махсус хезмәтләре тарихы чын каһарманлык мисалларына бай икәнен билгеләп үтте. 

20.12.2013
Бүген Зәйдә Энергетиклар көне һәм Зәй ГРЭСның 50 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Республиканың зур электостанциясенең юбилей кичәсендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
20.12.2013
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Александр Бобрышевка Татарстан Республикасының “Намуслы хезмәт өчен” медален тапшырды, ул кичәге көнгә кадәр “Туполев” ААҖ белән “С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ нең генераль директоры вазыйфасын башкарды.
20.12.2013

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Рубин” футбол клубы Попечительләр советының чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, “Рубин” футбол клубының Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Утырыш азагында “Рубин” ФК президенты Валерий Сорокин хәбәр иткәнчә, иң беренче чиратта, клубның спонсорлары һәм гамәлгә куючылары сезонның беренче яртысында агымдагы бюджетны караганнар, шулай ук УЕФА линиясе буенча чаралар турында фикер алышканнар.

20.12.2013
Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте һәм муниципаль хезмәт мәсьәләләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы 2013 елның 19 декабрендә Татарстан республикамы Президенты Аппаратында узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров уздырды.

Битләр: << ( 1701 ) 1702 1703 1704 1705 1706 1707 1708 1709 1710 >>