Яңалыклар

07.04.2015
Казанда уздырылачак ФИНА Дөнья чемпионатында “Мастерс” категориясендә катнашуга хәзерге вакытта 42 илдән 500дән артык кеше теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Ленов хәбәр итте.
07.04.2015
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" ел саен уздырыла торган республика конкурсына багышланган “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың попечительләр советы утырышын уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
07.04.2015
2015 елда республикадагы югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 14488дән 16588гә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
06.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Вьетнамда. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге делегация составында Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда һәм сөйләшүләрендә катнашты.  

06.04.2015
Республика министрлыклары һәм ведомстволарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген камилләштерү - Татарстан үсешенең мөһим элементы. Бу хакта бүген ТР дәүләт гражданнар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасында катнашучылар белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Бу чара Казанда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
04.04.2015
Татарстан Республикасында 2015 елның I кварталында якынча 89 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, 275 мең тонна сөт, 225,3 млн. данә йомырка җитештерелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
04.04.2015
2015 елда Татарстанда күп фатирлы йортларда капремонт программасы кысаларында 240,9 мең гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Капремонт эшләре 42 муниципаль берәмлекнең 999 күп фатирлы йортның 833ендә башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
03.04.2015
Бүгенге хезмәт базары шартларында ТР Республикасы кешеләренә контракт буенча хезмәт итү һәм аны үткән вакытта ташламалар турындагы мәгълүматны җиткерергә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР чакырылыш комиссиясе утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин.
02.04.2015
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка Назрань урамнарының берсенә аның исемен бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
02.04.2015
Бүген, Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Минтимер Шәймиев исемендә урамның ачылышы Назрань халкы өчен зур шәһәр бәйрәменә һәм күңелле вакыйгага әйләнде.

Битләр: << 1501 1502 1503 1504 1505 ( 1506 ) 1507 1508 1509 1510 >>