Яңалыклар

09.04.2015

Бүген Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил «Казан вертолет заводы» ААҖнең җыю цехларында булдылар.

Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, башка ведомстволар вәкилләре озата йөрде.

09.04.2015

Россия Саклык банкы Идарә рәисе урынбасары Сергей Горьков җитәкчелегендәге делегация белән бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

09.04.2015

«КАМАЗ» компаниясенең Индонезия базарында беркетелеп калуына бөтен мөмкинлекләр бар, дип ышаныч белдерде Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бүген ул Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе утырышында катнашты. Индонезия делегациясен Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил җитәкләде. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.

09.04.2015

Татарстан, Россия Федерациясенең сәнәгать өлкәсендә алдынгы регионнарның берсе буларак, Россия белән Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә тоташтыручы буын ролендә булырга әзер. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Россия-Индонезия бизнес-форумы кысаларында белдерде. Чара Казанда “Корстон” кунакханә комплексында узды. Шулай ук форумда РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил, Татарстан Республикасы Премьер-министры – сәнәнгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм башкалар катнашты. 

09.04.2015

Индонезия бизнесы Россия базарына чыксын өчен Татарстан Республикасы яхшы мәйданчык булырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Икътисад мәсьәләләре буенча министр-координаторы, Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

08.04.2015
Бүген кич белән Татарстан Республикасына Индонезиянең икътисад мәсьәләләре буенча министр- координаторы, Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең рәистәше Софьян Җәлил килде.

“Казан” халыкара аэропортында Софьян Җәлил әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алдылар.
08.04.2015

Режиссер Федор Бондарчук Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда  “КАМАЗ” заводы турындагы сериал проекты турында сөйләде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

08.04.2015

ТКХ буенча сыйфатлы хезмәт күрсәтүләр тотрыклылык һәм милли икътисадны даими үстерүне тәэмин итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТКХда, тармакны яңарту драйверы буларак, дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерүгә багышланган пленар утырышта хәбәр итте. Чара Идел буе федераль округында «ТКХ -2015 форумы» кысаларында Казан шәһәрендә 7 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза.

08.04.2015
Бүген Казан Кремлендә 29 мартта Чемпионнар лигасында җиңүгә ирешкән “Зенит-Казан” волейбол клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов команданы Чемпионнар лигасында җиңүләре белән котлады. Татарстан лидеры, бу волейбол командасының гына түгел, ә Татарстанның һәм бөтен илнең да чираттагы җиңүе, дип билгеләп үтте. “Бүген Европада Россиягә каршы салкынлык булуы сер түгел, бу вазгыятьтә дә безнең җиңүгә ихтыяҗ зур иде, - диде Р.Миңнеханов. - Без сезнең өчен борчылдык, киеренке көрәштә җиңүгә ирештек – башта Германия командасына каршы, аннары – Польша командасына”, - дип билгеләп үтте.
07.04.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә, ул анда Дәүләт Советы утырышында катнашты, утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары каралды.

Дәүләт Советы утырышы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.

Битләр: << 1501 1502 1503 1504 ( 1505 ) 1506 1507 1508 1509 1510 >>