Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова белән очрашты.
Татарстан Республикасында корылык аракасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Татарстан Республикасында төзелеш объектларында 2015 елның узган алты аенда 23 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның төп сәбәбе – биек җирдән егылып төшү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Барселона шәһәре советы архитекторы, шәһәр мөхите департаменты директоры Висенте Гуайарт белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Казандагы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс категориясендә XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты партнерлары белән ниятләр турында Килешүләрне имзалау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районы территориясендәге тарихи объектларны карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров һәм башкалар озата йөрде.