Яңалыклар

29.09.2015
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Ульяновскка эш сәфәре белән килде. Төп максаты - РФ Президентының ИФО дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән РФ Иминлек советы секретаре Николай Патрушевның уртак күчмә киңәшмәсендә катнашу.
29.09.2015
Татарстанда яшәүченең һәр дүртенчесе - өлкән яшьтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Өлкәннәр декадасына багышланган брифингта хәбәр ителде.

Өлкәннәрнең яшәү сыйфаты, пенсия, социаль, медицина ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук бу декада чаралары турында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.
29.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ҖАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта «Татнефть»нең 2015 елның сигез ае эчендә бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның октябренә һәм дүртенче кварталына бюджетлар расланды.

28.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика алдында торачак төп бурычлар Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бүгенге юлламасында билгеләнде.

28.09.2015
Бүген Казанда бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышы узды. Республиканың эчке һәм тышкы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы көн тәртибенең бердән-бер мәсьәләсе булды. Юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

26.09.2015

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия һәм Татарстан һөнәр берлекләре хәрәкәтенең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бөтен республикадан һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре һәм һөнәр берлекләре хәрәкәте ветераннары килгән чарада Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

26.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.

Очрашуда яклар күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алышты.

26.09.2015

2015 елның 25 сентябренә республикада 1 млн. 659,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык биремнең 69,1 % ын тәшкил итә (үткән ел белән чагыштырганда 101,2 %). Шул исәптән үткән 2 атна эчендә 51,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

25.09.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Искә төшерәбез, бүген V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унынчы утырышы барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенең яңа составын раслады.
25.09.2015

Бүген Казанда "Россия ел укытучысы-2015" бөтенроссия конкурсы башланды. Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Битләр: << 1421 ( 1422 ) 1423 1424 1425 1426 1427 1428 1429 1430 >>