Яңалыклар

30.01.2025

Бүген "Баскет холл"да «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2024 елгы сезон коляскаларында баскетбол буенча Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны трофей белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, команда партнерлары катнашты.

30.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев белән очрашты.Эчке сәясәтнең кайбер актуаль юнәлешләре буенча багланышлар мәсьәләләре каралды.

 

30.01.2025

Бүген Казан Кремлендә 2024 ел сезоны нәтиҗәләре буенча «Стрела-Ак Барс» регби клубы коллективын – регби-7 буенча Россия чемпионы, регби буенча Россия чемпионатының көмеш призеры, регби буенча Россия Суперкубогы иясен хөрмәтләделәр.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

29.01.2025

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең киләчәк үсеше планнары турында сөйләделәр.

29.01.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының тулы вәкиллекле йомгаклау киңәйтелгән утырышында катнашты.

Чара Казанның ИТ-паркында узды.

29.01.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тулы вәкиллекле уртак утырышында катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы КЧСПБ рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

29.01.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровның Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 99 ел тулу уңаеннан котлавы.

28.01.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең (ВОИР) Попечительләр советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы ВОИРның узган чордагы эш нәтиҗәләре һәм якындагы елларга амбициоз планнар булды, аерым басым 2025 елга ясалды.

27.01.2025

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

27.01.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>