Яңалыклар

13.02.2025

Татарстан Республикасы 2024 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керде.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныңтулы вәкиллекле йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, утырыш «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә уза һәм ведомствоның 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга һәм агымдагы елга бурычларга багышланган.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов һәм башкалар катнаша.

13.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Агро 2025» агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды. Күргәзмә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясе мәйданчыгында оештырылган һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тулы вәкиллекле йомгаклау утырышына багышланган.

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам оешмасының (ИСЕСКО) мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим Бин Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашты. Очрашу Татарстан Рәисенең Җиддәгә эш сәфәре кысаларында узды.

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә чыгыш ясады. Чара Җиддәдә узды.

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша. Тантана Коръән укудан башланды.

12.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.

Җиддә халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны провинция Губернаторы Сәид Бин Абдалла бин Җалави Әл Сауд һәм башкалар каршы алды.

 

11.02.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Казан вертолетлар заводы» АҖдә узды.

11.02.2025

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова гражданнар өчен яңалыклар һәм лайфхаклар турында сөйләде. КФҮтә кабул итүгә рәсми сайтта, кол-үзәк һәм социаль челтәр аша язылырга мөмкин.

11.02.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Роснефть" НК» ГАҖ баш башкарма директоры Игорь Сечин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ импортны алмаштыруны үстерү һәм яңа югары технологияле техника һәм технологияләр җитештерүне үзләштерү өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлеген күздә тота.

Битләр: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>