Яңалыклар

19.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының III Казан форумында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Россия – ислам дөньясы: «Kazansummit-2017» IX халыкара икътисадый саммиты мәйданчыгында узды. 

19.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Мәҗлесенең закон чыгару һәм нормалар буенча комитет рәисе Сәрдар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу КСКК "Корстон" мәйданчыгында "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында узды. 

 

19.05.2017

Татарстан Республикасы үрнәгендә без ислам бизнесы белән гамәли яктан багланышлар механизмын көйләргә омтылабыз. Бу процесста мөһим рольне  KazanSummit үти. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында хәбәр итте.  

19.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында Саклык банкы оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә темасы Россиядә партнерлык финанславын үстерү мәсьәләләре иде.

19.05.2017

"Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында бүген беренче кат «RUSSIA HALAL EXPO» күргәзмәсе уза. Әлеге күргәзмә "Корстон" КСКК мәйданнарында урнашты. Хәләл товарлар эскспозициясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. 

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре белән Казан Кремлендә очрашты. Дипломатлар Татарстан башкаласына "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017" IX халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килделәр. 

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов белән Казан Кремлендә очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумында катнашучылар белән очрашты. Форум «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017» IX халыкара икътисадый саммиты кысаларында уза. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлары форумы Россия белән ислам дөньясы дәүләтләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү буенча нәтиҗәле мәйданчык булып тора.

18.05.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.

18.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясендә узды. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хөсәен Дириоз Төркия белән Татарстан арасында алга таба сәүдә-икътисадый элемтәләрне киңәйтү турында сөйләштеләр. 

Битләр: << 1151 1152 1153 1154 1155 1156 1157 1158 ( 1159 ) 1160 >>