Яңалыклар

26.05.2017

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казан Ратушасына  Бәйсез Дәүләтләр Берлеге хөкүмәтләре башлыклары Советы утырышында катнашу өчен килде. РФ Хөкүмәте Рәисен Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов озата йөрделәр.

26.05.2017

Татарстан башкаласына Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәре белән килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

25.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Саынтаев белән очрашты. Казанга Бәхетҗан Сагынтаев БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары советы утырышында һәм Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашу өчен килде. Әлеге чаралар иртәгә, 2017 елның 26 маенда узачак. 

25.05.2017

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында узды, анда РФ Хөкүмәте Рәисе уздырган РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы алдыннан узды.

25.05.2017

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗәдәге Столыпин П.А. медален тапшырды. Тантаналы чара Казанда РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үсешен буенча советы президиумы утырышы кысаларында узды. 

25.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадын модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.  

Чара Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында  Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә  узды. 

25.05.2017

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Казан федераль университетының уку мәйданнарын карады һәм яшь галимнәр белән аралашты. Аны Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, Татарстан Республикасы Рөстәм Миңнеханов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров озата йөрделәр. 

25.05.2017

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

25.05.2017

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Битләр: << 1151 1152 1153 1154 ( 1155 ) 1156 1157 1158 1159 1160 >>