Яңалыклар

10.07.2018

Быел Татарстан балаларына җәйге сәламәтләндерү лагерьларына 54,8 мең 831 түләүсез юллама бүленгән. Шуларның 13 мең 616сы авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикер быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итәчәк, диде.

10.07.2018

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль оешмаларына җибәрелә торган азык-төлек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча киңәшмә бүген ТР Хөкүмәте йортында узды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

09.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашу.

09.07.2018

2018-2020 елларга Сәүдә-икътисадый, экологик, гуманитар, мәдәни һәм бүтән тармакларда Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмәгә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев кул куйдылар. 

Имза салу тантанасы Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 сәнәгать һәм  инновацияләр күргәзмәсе кысаларында узды.

09.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский 2018-2020 елларга Татарстан белән Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планын имзаладылар. 

Имза салу тантанасы Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе кысаларында узды.

09.07.2018

Бүген Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый,фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Глеб Никитин куйдылар. 

"Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе - бер-берсен тулыландырып торучы төбәкләр, дип ассызыклады ТР Президенты. - Бүген без бөтен мәсьәләләр буенча сөйләштек, шул исәптән идарә итү системасы һәм муниципалитетлар эшенә бәйле мәсьәләләр турында да сөйләштек. Бүген алга таба адымнарыбызны билгеләүче "юл картасы"н имзаладык. Минем фикеремчә, төбәкара дәрәҗәдә якын мөнәсәбәтләр булдыру бик мөһим. Безнең Түбән Новгород өлкәсе белән алга таба сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар". Глеб Никитин сүзләренчә, әлеге документ төбәкләр арасында сәүдә әйләнешен арттырырга ярдәм итәчәк. 

09.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чара Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсе кысаларында узды. 

09.07.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Харбин шәһәре (Хэйлунцзян провинциясе) Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Чжаоли белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.

08.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Эш сәфәренең максаты – ИННОПРОМ-2018 халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсендә катнашу. 

07.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда "Федераль Сабантуй" бәйрәмендә катнашты. 

Быел федераль Сабантуй Татарстанның күрше регионы Чуаш Республикасында уздырыла. 

Кунаклар арасында Башкортостан, Татарстан, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләре делегацияләре бар. 

Чуаш Республикасына бәйрәмдә чыгыш ясарга дип 1200 артист килде. Чарада Россиянең 41 регионыннан 500ләп татар милли-мәдәни берлекләре вәкилләре катнаша. 

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 ( 987 ) 988 989 990 >>