Яңалыклар

20.07.2018

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 749 тикшерү уздырылган. Хезмәт кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 9 млн 235 мең сумга 246 карар чыгарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр ите.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

 

20.07.2018

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә 2018 елның беренче яртысында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш күләме турында сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

20.07.2018

Татарстан Республикасында узган атнада 9 кеше суга батып үлгән, бу алдагы атнага караганда 50%ка артык (6 кеше). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры РафисХәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

 

20.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дин әһелләренең IX бөтенроссия форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. 

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Россия Мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм башкалар катнашты. Очрашуның модераторы – Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. 

20.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстанның Россиядәге сәүдә вәкиле Бауржан Сартбаев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

20.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды.   

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Утырышта алты ай эчендә компания бюджетын үтәү йомгаклары каралды һәм агымдагы елның өченче кварталына бюджеты расланды.    

19.07.2018

Бүген "Корстон" кунакханә комплексында Россия полициясенщ 300 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Россия ЭЭМ Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе башлыгы Михаил Черников, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ведомство ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты. 

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты ​Рөстәм Миңнезанов үзмәшгуль эшкуарлар белән очрашты. Чараны ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов алып барды. 

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды һәм чемпионат кысаларында эшләгән бөтен ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

19.07.2018

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы база предприятиеләренең җитештерү күләмнәре 2018 елның беренче яртыеллыгында үткән елның шушы чорына карата 2,1%ка арткан. Товар продукциясен җыелма җитештерүе 610 млрд. сумнан арткан.

Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.   

Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 981 ( 982 ) 983 984 985 986 987 988 989 990 >>