Яңалыклар

29.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния һәм Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

28.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы бизнесмены, Яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы Кәрим Арати белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

28.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еврей автономияле өлкәсе губернаторы Ростислав Гольдштейн белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең беркетелгән күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итү турында киңәшмә уздырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

27.10.2021

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексының төп предприятиеләре 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында җитештерү күләмен 3% ка арттырганнар. Нефть чыгару, юу чаралары һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү артты. Бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин компаниянең Директорлар советы утырышында хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

27.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. 

27.10.2021

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры Леонид Стругов белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм корпорция арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

27.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вәкилләре - EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр, призерлар һәм экспертлар белән очрашты. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

27.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе контроле отрядының «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пунктының яңа башлыгы Андрей Воронцовны тәкъдим иттеләр. 

26.10.2021

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖдә булды.

Ул предприятие музеен, «Туполев» ГАҖ тарихы һәм төп чорлары турында сөйләүче экспозицияне карады.

Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Битләр: << 541 542 543 544 545 546 547 ( 548 ) 549 550 >>