Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт архивының берничә бинасында булды. Аны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт архивы Казан филиалларының фондларын Столбище бистәсендәге махсуслаштырылган бинага күчерә. Объект барлык янгын куркынычсызлыгы, вентиляция, саклау шартлары, комплектлау, документларны исәпкә алу буенча җиһазландырылган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. КФҮ Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген – яңа үзәкнең беренче эш көне. КФҮнең яңа офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.
КФҮ гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә булды. Аны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм медицина учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин озатып йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тынычлык бистәсендә (Казан) чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча ярышлар уздыру өчен спорт комплексы төзелешенең барышы белән танышты.
Рөстәм Миңнехановка комплекс концепциясен презентацияләделәр, башкарылган эшләр турында хәбәр иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республикада агымдагы эпидемиология вәзгыяте турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республикада социаль-мәдәни объектлар төзелеше, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары соңгы стадиясендә. Быелгы 17 республика программасының гомуми күләме 87% тәшкил итә. Барлыгы 78 объект кергән өч программа тәмамланган. Аларның финанс күләме – 182 млн. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Анда ул «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында булды, анда ул кыйммәтле токым балыкларын үрчетү предприятиесенең өченче чираты белән танышты.
Рөстәм Миңнехановка комплексның эше һәм аны үстерү буенча адымнар турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлауларда җиңүе уңаеннан Шәүкәт Мирзиеев адресына котлау телеграммасы җибәрде.
"Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлауда җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез, - диелә котлау текстында. - Сезнең яңа вакытка сайлавыгыз Үзбәкстан гражданнары тарафыннан Сезгә, дәүләтнең көчле, тәҗрибәле башлыгы буларак, ышанычыгыз югары дәрәҗәдә булуының бәхәссез дәлиле булып тора".
Бүген Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 19 нчы гасырның агач мәчетен реставрациядән соң ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.
Бүген Казанда (Казан Ратушасы) сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Босния-Герцеговина хөкүмәтара комиссиясе уза.
Комиссия утырышында катнашу өчен Казанга Сәүдә һәм икътисадый хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара Россия-Босния-Герцеговина комиссиясе рәистәше, Босния-Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац һәм Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше рәистәше - техник җайга салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) Җитәкчесе Антон Шалаев килде.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә хөкүмәтара комиссия рәистәшләренең очрашуда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.