Яңалыклар

30.06.2022

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының шул исемдәге федераль проекты кысаларында Россиянең эре университетлары базасында төзеләчәк 30 алдынгы инженер мәктәбе исемлеге расланды. Татарстанда шундый өч мәктәп барлыкка киләчәк.

30.06.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

29.06.2022

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Йортында Россия моношәһәрләрендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм махсус икътисадый зоналар булдыру мәсьәләләре буенча ведомствоара төркем утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты. Утырышның бер мәсьәләсе «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясен киңәйтү булды.

29.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Әбедин Рави Хөррам белән очрашты.

29.06.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII бөтенроссия съездының пленар утырышында катнашты. Очрашу «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды. Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вице-спикеры, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

28.06.2022

Татарстанда 1 июльдән «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» дигән яңа салым режимы кертелә. Аңа республиканың 18 мең эшкуары күчә ала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

28.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Почтасы генераль директоры Максим Акимов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашты. Очрашуда республикада бүлекләр челтәрен үстерү, аларда һәркем файдалана алырлык хезмәт күрсәтүләр исемлеген киңәйтү һәм төбәкнең логистика потенциалын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

28.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия Кызыл Хачы» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Савчук белән очрашты.

27.06.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты.

27.06.2022

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 37%ка үтәлгән. Бүгенге көндә 68 торак объектта эшләр тәмамланыпк илә. 29 күп фатирлы йортта 69 лифт алмаштырылган. 31 йорт тулысынча әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәри

Битләр: << 461 462 463 ( 464 ) 465 466 467 468 469 470 >>