Яңалыклар

05.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапинны Россия Герое исеме бирелү белән котлады.

04.07.2022

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, «Иннополис» Татарстан Махсус икътисадый зонасының нәтиҗәлелеге 2021 елда янә 100% тәшкил итте. Ул өченче ел рәттән техник-гамәлгә кертү тибындагы Россиянең иң яхшы махсус икътисадый зоналарының берсе дип таныла.

04.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашу «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында узды, анда Казахстан – партнер ил.

04.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары, Төркия Республикасы Президентының баш киңәшчесе Хәсән Бөекдәдә белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

04.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2022» кысаларында «Җитештерү чылбырларын җыю нокталары – индустриаль парклар һәм махсус икътисадый зоналарның сәнәгать күчешендәге роле» сессиясендә чыгыш ясады.

04.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты. Очрашу Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды.

04.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша.

03.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев XV өлкә Сабантуй бәйрәмендә катнаштылар.

03.07.2022

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургка эш сәфәренә килде.

Сәфәре барышында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев белән очрашты.

02.07.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов XII бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. Быел бәйрәм Мордовия Республикасының Аксеново авылында узды.

Мордовиягә Сабантуйда катнашу өчен Россиянең 24 субъектыннан: Ульяновск, Оренбург, Пенза, Әстерхан, Самара, Түбән Новгород, Новосибирск, Чиләбе, Төмән, Ростов өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашия, Марий Эл, Удмуртия, Бурятиядән, Пермь краеннан һәм башка төбәкләрдән рәсми делегацияләр килде. Иң күп делегация Татарстан Республикасыннан иде.

Битләр: << 461 ( 462 ) 463 464 465 466 467 468 469 470 >>