Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Минзәлә муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Ул районның кайбер объектларында булды, шул исәптән «Минзәлә» футбол манежын карады, «Ялкын» яшьләр үзәгендә (волонтерлык пункты)волонтерлык үзәге эшчәнлеге белән танышты.
Шулай ук Рөстәм Нигъмәтуллин М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең тулай торагын карады.
Аннары район мәдәният йортында (Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 69 йорт) Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Советы утырышы узды. Минзәлә муниципаль районының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов райондагы берничә объектта булды. Бу: «Хан-Су» шифалы суын тутыру цехы, шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе (учреждение 2008 елдан бирле эшли).
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында рядовой Евгений Зорин гаиләсе әгъзалары белән очрашты.
Евгений Зорин сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була. Евгений контакт буенча хәрби хезмәткә 2021 елның июнендә керешкән.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое И.Н. Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбендә булды.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районына эш сәфәрендә.
Кадетлар интернат мәктәбендә Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр, уку йортын үстерү планнары турында сөйләделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында эш сәфәрендә.
Төп максаты - Чирмешән муниципаль район Советының «2022 елда Чирмешән муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында» утырышында катнашу.
Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Рәисе «Хан Су» минераль су җитештерү цехында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Андрей Рюмин электр энергетикасы өлкәсендә норматив-хокукый актларны камилләштерү буенча уртак тәкъдимнәрне тикшерделәр.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барысын да Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне белән котлады. Россиядә бу көн 15 февральдә билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2022 елның 24-27 ноябрендә Болгариядә онлайн-форматта узган информатика буенча XIV халыкара көзге турнир җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чистай муниципаль районына эш сәфәре кылды.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов озатуында Рөстәм Нигъмәтуллин «Бетар» ПКФ» ҖЧҖ җитештерү комплексында булды, анда пластмассадан эшләнмәләр җитештерү цехы, инструмент җитештерү үзәге, җайланмалар эшләү һәм җитештерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, шулай ук төп корпусны (үлчәү приборларын җыю цехын) карады.
Аннары «Чистай» мәдәният үзәгендә Чистай муниципаль районы Советының 2022 елдагы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларга багышланган утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ЯАҖ Директорлар советы рәисе С.В. Фофанов мбелән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Предприятиене үстерү мәсьәләләре, үзара файдалы хезмәттәшлек буенча алдагы адымнар буенча фикер алышынды.