Яңалыклар

17.02.2023

 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рәстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында  катнаша.

Коллегия Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә уза.

Төп тема - 2023 елда социаль-икътисадый тотрыклылык һәм төбәк икътисады үсеше.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза. Утырышның онлайн трансляциясе оештырылган (Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында).

Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар махсус күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.

Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев (видеоконференцэлемтә буенча) мөрәҗәгать итте.

17.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Эльнур Айдын оглы Алиев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

16.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Зеленодольск муниципаль районында булды. Визитының максаты - Зеленодольск  муниципаль районы һәм Зеленодольск шәһәр Советының уртак хисап утырышында катнашу.

16.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын үткәрде. Республика сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Иминлек советы әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

16.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында булды, анда ул район Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш башланыр алдыннан Роман Шәйхетдинов мәгариф һәм мәдәният тармагы казанышлары күргәзмәсен карады.

16.02.2023

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк. Чара Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы белән берлектә узачак.

Төп тема - 2023 елда Татарстан Республикасы икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү.  Нотык белән ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясаячак.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

16.02.2023

2022 елда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башкаруында 3 млн га якын башкарма производство булган, бер суд приставы-башкаручыга йөкләнеш 8800 башкарма производство тәшкил иткән. Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе коллегиясендә әнә шундый мәгълүмат хәбәр иттеләр.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Төп тема: ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2023 елга бурычларны билгеләү.

Коллегия эшендә шулай ук Суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары генерал-лейтенант Елена Захаркина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты. 

16.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте Баш идарәсе коллегиясе утырышы узды. Утырышта катнашучылар ведомствоның 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.

Коллегия эшендә суд приставлары федераль хезмәте директоры урынбасары генерал-лейтенант Елена Захаркина (видеоконференцэлемтә режимында) һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

15.02.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Очрашу Чаллыдагы предприятие мәйданында узды һәм уртак белем бирү проектларын, шулай ук робототехника өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру кысаларында эре автомобиль корпорациясе һәм Иннополис университеты хезмәттәшлегенә кагылышлы иде.

15.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов 2023 елдан форумның федераль статус алуын искәртте. Аны әзерләү һәм уздыру «Росконгресс» фонды белән партнерлыкта узачак. 

Битләр: << 381 382 383 384 385 386 ( 387 ) 388 389 390 >>