Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инфраструктураны үстерү стратегиясенә багышланган стратегик сессиядә катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылылык бирү чорына әзерләү ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта эшләр объектларның 99,9%ында тәмамланган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
«Иннополис» инновацион үзәге 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮдә узачак Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумында актив катнашачак.
Казанга эш сәфәре азагында Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Согуд Гарәбстанында узган Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче киңәйтелгән сессиясендә Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
Казан федераль университеты обсерваторияләрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә алып барылды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстан белән Үзбәкстан хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Мәктәп 21дә булдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар.
Татарстан Республикасына Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов эш сәфәренә килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар, анда Үзбәкстан Хөкүмәте башлыгына махсус территориянең өстенлекләрен тәкъдим иттеләр.