Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Әфганстан буенча консультацияләр форматындагы V утырышында катнашучыларга сәламләү юллады. Ул чарада шәхсән катнашырга тиеш иде, ләкин берничә сәбәп аркасында бүген иртән Казанда була алмады.
Утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов сәламләү сүзләрен укыды.
Исегезгә төшерәбез, утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының 5 нче утырышы уза.
Казан Ратушасы консультацияләр өчен мәйданчык булды.
Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров исеменнән сәламләүне утырышта РФ Президентының Әфганстан буенча махсус вәкиле, Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов укыды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган Казан халыкара юридик форумында катнашты. Модератор һәм «Челтәрдә көч куллану: яңа чакырулар һәм квалификация проблемалары» сессиясендә катнашучылар белән бергә ул цифрлы агрессияне кисәтү, яклау һәм аңа каршы тору чаралары турында фикер алышты. Дискуссия КФУның юридик факультеты мәйданчыгында узды һәм студентларны – булачак юристларны җыйды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Советының яшьләр сәясәтен үстерү мәсьәләләре буенча утырышында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермьгә эш сәфәре кысаларында Идел буе федераль округы Советы утырышында катнашты. Яшьләр сәясәте мәсьәләләренә багышланган чара РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пермь шәһәренә эш сәфәренә дип килде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның Бәйсезлек көне уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Ашхабадка тантаналарга гадәттәгечә Татарстан Рәисе һәм Төркмәнстанда зур проектларны гамәлгә ашыручы компанияләр җитәкчеләре килде. Алар белән Төркмәнстан Президенты Сәрдар Бердымөхәммәдов һәм Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаша.
Иртән Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Болгар ислам академиясендә булдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан җитәкчелеге чакыруы буенча Аркадаг шәһәренә эш сәфәренә килде.