“2011-2013 елларга Татарстан Республикасы яшьләрен патриотик тәрбияләү” Республика комплекслы программасы якын арада кабул ителергә тора.
Әлегә рәсми кабул ителмәсә дә, ул программа хәзердән үк гамәлдә, чөнки республика министрлыкларына салынган акчалар шушы программада өлешчә кулланылырга тиеш дип каралган. Мәсәлән, патриотик үзәкләр ачу, хәрби-патриотик лагерьларда яшьләрне походка алып бару (быел Кама Аланында 1,5 мең кешелек лагерь оештыру күздә тотыла) кебек төрле чараларга балаларны, яшьләрне ял иттерү-сәламәтләндерү һәм мәшгульлек программасында акча каралган, ә инде хәзер, барлык министрлыклар һәм ведомстволар белән килештергәннән соң, ТР Финанслар министрлыгына имзалау-килештерүгә тапшырылган программаны ел саен 10 млн. сум тирәсе күләмдә өстәмә финанслау кирәк булачак. Шушы 10 млн. сум патриотик тәрбия бирү өлкәсе өчен кадрлар әзерләүгә, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) комитеты белән берлектә “Россия патриотларын үстерәбез” республика конкурсын уздыруга һәм егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә юнәлдерелгән күп санлы чараларга тотылыр дип планлаштырыла.