Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында республикада 300 375 кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу, еллык биремнең 12,6 проценты. Ике ай эчендә сафка баскан торак мәйданының 71,2 мең кв. метры – 45 йорт социаль ипотека программасы өлешенә туры килә. Бу вакыт эчендә план биремен үтәү буенча иң зур күрсәткеч (69 процент) Апас районында, ә иң түбән күрсәткеч – 0,8 процент Түбән Кама районында теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция реҗимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.