Яңалыклар

01.11.2011

Бүген Арча шәһәренең Шәрык бистәсендә 4 нче номерлы яңа балалар бакчасы ишекләрен ачты. Нәниләрне “өй туйлары”- яңа бакчалы булулары белән котларга бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров килгән иде.

01.11.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә. Сәфәр программасында каралган беренче пункт Арчаның Комаров урамында урнашкан янгын сүндерү депосы булды. Депоның яңа бинасының ачылыш тантанасында Президенттан тыш, шулай ук РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Паншин, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе-ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров катнашты.

01.11.2011

Татарстанның Студентлар лигасы аша берничә вуз студентларына Универсиада авылындагы торакларга урнашу мөмкинлеге карала. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Универсиада дирекциясе генераль директоры киңәшчесе Лариса Сулима хәбәр итте.

01.11.2011
Бүген Великий Новгород шәһә¬рендә җирле үзидарәләрне үстерү турында сөйләштеләр. Россия Президенты каршындагы совет президиумының Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин рәислегендә узган утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
01.11.2011

Бүген Татарстанның Югары Ослан муниципаль район Советының чираттан тыш 15 нче утырышында Югары Ослан районы депутатлары тарафыннан Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.

31.10.2011
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә эш сәфәрендә булды. Ул шәһәрнең “Алсу” торак микрорайонында яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
31.10.2011

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Runa Capital инвестицияләр фондының өлкән партнеры Сергей Белоусов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Очрашуда шулай ук ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов һәм башка затлар да катнашты.

Очрашуда сүз Татарстанда IT өлкәсенең алга таба үсеше турында барды. Татарстанның икътисад үсешенең төп нокталарының берсе итеп мәгълүмати технологияләр өлкәсен сайлавына басым ясалды.

30.10.2011
Казан федераль университетында “Идел буе федераль округының балалар университеты” старт алды. Проектны тәкъдим итүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
30.10.2011

Бүген Зөя утрау-шәһәрчегендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм XX гасырда Зөя төрмәләре тоткыннарына багышланган күргәзмә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Тарих һзм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.

30.10.2011

Казанда яңа йортларны борынгы биналар стилендә төзергә һәм яңа төзелгән биналар турында шәһәрлеләрнең фикерен сораштырырга кирәк, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласының тарихи үзәге буенча җәяүле экскурсиядә. Экскурсияне ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова үткәрде.

Битләр: << 1971 1972 ( 1973 ) 1974 1975 1976 1977 1978 1979 1980 >>