Яңалыклар

25.01.2012
Хәзерге вакытта Татарстанда 100дән артык оешкан җинаятьчел формированиенең (ОПФ) 10 меңнән артык әгъзасы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы исәбендә тора. Бүген коллегия утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров хисап белән чыгып, алдагы ел бурыч-максатларының берсе буларак 2 хәтәр мәсьәләне хәл итүне кузгатты. Шушы җинаятьчел формированиеләрнең иректәге әгъзалары арасында, тагын яшьләр төркемнәре (группировкалары) арасында әледән-әле тәэсир итү даирәсе һәм беренчелек бүлешү буенча бәрелешүләр булып ала. Сәләфиләр - традицион булмаган ислам тарафдарлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевскида аеруча актив. Яшьләр арасында радикаль экстремистик оешмалар, шул исәптән “Хизб-ут-Таһрир әл-Ислами” кебек халыкара террористик оешмасы, “Әт-Тәкъфир вәл-Һиҗра”, “Таблиги-Җәмәгать” һ.б. хәрәкәтләр тарафдарлары саны артуы күзәтелә, миләтчел һәм профашистик карашлылар мәсьәләләре актуальләшә бара, дип таный министр. Былтыр, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре экстремистик һәм террористик юнәлешле 18 җинаять ачыклаган һәм алар шушы оешма-хәрәкәтләр тарафдарларына нисбәтле: җинаять җаваплылыгына 31 кеше тартылган.
25.01.2012
Республика өчен 2011 ел, хокук саклау структураларының да, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының да, һөнәри һәм нәтиҗәле эшчәнлеге бәрабәренә, уңышлы булды: тулаем региональ продукт 1 трлн. 250 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгатьтә 1 трлн. 300 млрд. сумлык продукция җитештерелде; 2 млн. 400 мең кв.метрга якын гомуми мәйданда торак кулланылышка тапшырылды, социаль торакка 14,5 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителде, күп катлы 1024 торак йорт капиталь төзекләндерелде (соңгы 4 елда 9 мең шундый йорт федераль программа буенча капиталь төзекләндерелде һәм 26 млрд. сумнан артык акча тотылды); 12 мең бала балалар бакчасында урынлы булды һ.б.
25.01.2012
Бүген Казан Идел буе федерал университетының актлар залында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус дәүләт стипендиясенә ия булучылар белән очрашты. Россия студентчылыгы бәйрәме - “Татьяна көне”ндә уздырылган очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров, “ТР Студентлар лигасы” президенты Тимур Сөләйманов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, мөгаллимнәре, “Лидер” республика яшьләр клубы, студент яшьләр иҗтимагый берләшмә вәкилләре катнашты.
25.01.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Булавин белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һәм башкалар катнашты.
25.01.2012
24 гыйнварда Мәскәүдә, РФ Дәүләт ДумасындаТатарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары белән очрашты.
24.01.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ Федерация Советында “Товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә федераль контракт системасы турында” федераль закон проекты хакында фикер алышуга багышланган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде.
24.01.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара тһэквондо федерациясе делегациясе белән очрашты. Делегацияне WTF генераль секретаре Джин Сук Янг җитәкли.
24.01.2012
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР буенча федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән идарә башлыгы Павел Николаев хисап тотты.
24.01.2012
Тиздән Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер нигезләренә өйрәтүче “Интернет-долголетие” дигән яңа проект старт алачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр ителде. Очрашуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина һәм Россия Пенсионерлар берлегенең ТР төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина катнашты.
23.01.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда киң колачлы төзелеш һәм реконструкция проектларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Республика башлыгы төзелеш эшләре алып барыла торган “Әкият” курчак театрында, шулай ук реконструкция эшләре җәелдерелгән Республика клиник хастаханәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә булды.

Битләр: << 1941 1942 1943 1944 ( 1945 ) 1946 1947 1948 1949 1950 >>