Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Равиль Моратов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Территориаль идарәсе җитәкчесе Әминә Хөсәенова катнашты.