Яңалыклар

18.03.2014
2013 нче елда Кырымда 5,9 млн турист ял иткән, шуларның 2,3 млн – Россия Федерациясеннән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте. Брифинг туризм һәм балаларны сәламәтләндерү ялы өлкәсендә Татарстан Республикасы һәм Кырым Автономияле Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә багышланган иде.
Анда ТРның Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты.
18.03.2014

Бүген Казанда «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 15-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эшен башлады. "Казан ярминкәсе" үзәгендә ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТКХ реформалау фондының күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин,  ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТКХ реформалау фондының генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнаштылар.

17.03.2014

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” волейболчылар клубы әгъзалары – 2013/2014 еллар сезоны Чемпионнар лигасы җиңүчеләре белән очрашты.

17.03.2014

ТКХ реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе Сергей Степашин бүген Казанда узучы күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын һәм гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча республика киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды эшенең механизмнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен тәкъдир итүен сорады. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә эшендә шулай ук ТКХ реформалау фонды дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе Константин Цицин катнашты.

17.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәүләт корпорациясенең Күзәтүчеләр советы рәисе С.В.Степашин һәм "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды" дәләт корпорациясенең генераль директоры - идарәсе рәисе К.Г.Цицин белән очрашты.

17.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эрнст энд Янг» (Ernst&Young) компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан тагын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнаштылар.  

17.03.2014
Бүген М. Җәлил иемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Ел хәйриячесе-2013” Республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурста катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Милли банк президенты Евгений Богачев һәм башкалар тәбрикләде.
17.03.2014
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлгә күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Утырышта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчеләре докладлары тыңланды.
17.03.2014

Грециянең Циклад утраулары регионы губернаторы Георгиос Пуссеос җитәкчелегендәге делегациясе белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов та катнашты.

15.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татар авыллары эшкуарларының өченче бөтенроссия җыенының пленар утырышында чыгыш ясап, авыл эшкуарларының һәм бизнесменнарының татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.

Битләр: << 1661 1662 1663 1664 1665 ( 1666 ) 1667 1668 1669 1670 >>