Яңалыклар

05.03.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикага эш сәфәре кысаларында Севастопольдә  «Керчь» зур көймәләргә каршы корабльдә булды.Биредә Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Татарстан Республикасыннан хезмәт итәргә килгән диңгазчеләр белән очрашты. «Бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе - Кырым Автономияле Республикасында вәзгыятьнең тотрыклыгын тәэмин итү», - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

05.03.2014

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре кысаларында Симферополь Җәмигъ мәчетендә булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар кырым татарлары белән очраштылар һәм танылган мәгърифәтче, сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының Бакчасарайдагы музей-йортында булдылар.


05.03.2014
Узан ел А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ өчен бик уңышлы булды, дип белдерде бүген Попечительлек советы утырышында Альберт Гыйльметдинов.

Чара “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, бу утырыш белән беррәттән, беренче Инженерлык фестивале ябылышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы узды.
05.03.2014
Бүген Казанда Россиядә беренче Инженерлык фестивале тәмамланды. Форум 1-5 мартта А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ базасында узды.

Фестифальнең ябылышы “КАИ Олимп” мәдәни-спорт комплексында узды, анда шулай ук югары уку йортының Попечительлек советы утырышы һәм КАИны тәмамлаучылар ассоциациясе җыелышы булды.

КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, мондый форумны ел саен уздыру һәм киләчәктә аңа Бөтенроссия статусын бирү планлаштырыла, диде.
05.03.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan инвестиция форумы кысаларында Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге президенты Цай Гуйжу җитәкчелегендә Кытай эшмәкәрләре делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
05.03.2014
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Invest in Tatarstan форумы кысаларында “Шнейдер электрик” компаниясе делегациясе белән очрашты.
05.03.2014

Бүген иң мөһиме – Кырымда тынычлык, милләтара һәм диниара татулык булсын. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бъген Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре барышында Симферопольдә белдерде. Бүген шунда ук Татарстан Республикасы белән Кырым Автономияле Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды. Татарстан ягыннан документка – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Кырымнан – Кырым Автономияле Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рөстәм Тимергалиев имза салды.

05.03.2014
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Республика яшьләр форумы-2013”нең йомгаклау күргәзмәсендә булды. Биредә яшьләрнең иң яхшы проектлары урын алган иде.

Казан теннис академиясендә үткән әлеге чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР министрлыклары, төрле тармаклар буенча эшчәнлек алып бара торган предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
05.03.2014

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 2014 елның 5 мартында, Кырым Автономияле Республикасында эш сәфәрендә. Эш сәфәре кысаларында Кырым Автономияле Республикасы җитәкчелеге  белән очрашулар планлаштырылган. Көннең беренче яртысында Кырым Автономияле Республикасының Югары Рада Рәисе Владимир Константинов белән әңгәмә булачак.

04.03.2014

Икътисадны модернизацияләү һәм Россияне инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышы бүген Горкида (Мәскәү өлкәсе) уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты, Россия инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Битләр: << ( 1671 ) 1672 1673 1674 1675 1676 1677 1678 1679 1680 >>