Яңалыклар

28.11.2014
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татэнергосбыт” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
28.11.2014
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Россия дипломатлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия дипломатлары ассоциациясе советы рәисе Игорь Халевинский имзаларын куйды.
27.11.2014
Бүген Казан ратушасында шахмат буенча ирләр арасында Россиянең 67 чемпионатының һәм хатын-кызлар арасында Россиянең 64 чемпионатының суперфиналлары ачылышы узды. Ярышлар 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр “Казан Кремле” территориясендә урнашкан “Хәзинә” музей-саклаулыгында булачак.

Тантаналы ачылышның дәрәҗәле кунаклары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шахмат буенча дөньяның уникенче чемпионы, халыкара гроссмейстер, СССРның атказанган спорт остасы Анатолий Карпов, Халыкара шахмат федерациясе (Фиде) президенты Кирсан Илюмжинов, Россия шахмат федерациясе (РШФ) президенты Андрей Филатов иде.
27.11.2014

Бүген Мәскәүдә РФ ТЭМ каршында аккредитацияләнгән чит дәүләтләр илчеләре өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы презентациясе узды. Чарада Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Хөкүмәте, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


27.11.2014
Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча округ киңәшмәсен уздырдылар.

Киңәшмә Идел буе федераль округы төбәкләре белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу чарада Татарстаннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
27.11.2014

Бүген Мәскәүдә Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясенә (RITB) Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым, 300дән артык Төркия бизнесмены катнашты.

27.11.2014

Татарстан җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли һәм аларны киңәйтергә ниятли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Нәкый Карааслан һәм Төркия Республикасының Россия Федерацияседәге Тулы вәкаләтле Илчесе Өмет Ярдым белән очрашуда хәбәр итте. Республиканы ассоциация әгъзаларына тәкъдир итәр алдыннан Мәскәүдә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равиль Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.

26.11.2014

Бүген Казанда "Россия Федерациясе территорияләрен комплекслы үзләштерү һәм үстерү максатларында автомобиль юллары челтәрен камилләштерү турында" Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы утырышы йомгаклары буенча РФ Президенты йөкләмәләре исемлеген үтәү эшен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин үткәрде, шулай ук киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

26.11.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Татарстан икътисады өчен кайбер кызыклы проектлар каралды. «Хальдор Топсе» (Haldor Topsoe) компаниясенең мөмкинлекләре хакында «Хальдор Топсе» ЯАҖнең газ-химия департаменты җитәкчесе Максим Вальковский сөйләде. Бу презентация ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның агымдагы елның 14 октябрендә Даниягә сәфәре нәтиҗәләре буенча оештырылган иде.

26.11.2014

Индонезиянең Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирваном Праитно җитәкчелегендәге делегация белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм берничә Татарстан предприятиесе җитәкчесе катнашты.

Битләр: << 1551 1552 ( 1553 ) 1554 1555 1556 1557 1558 1559 1560 >>