Яңалыклар

08.02.2025

Татарстанда фән һәм технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

08.02.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия фәне көне уңаеннан котлавы. 

07.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышында берничә проект хупладылар. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Беренче булып түбән басымлы полиэтиленнан торбалар һәм полипропиленнан гофрланган торбалар җитештерү буенча инвестиция проекты тәкъдим ителде.

07.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территориясе Советы рәисе, «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

07.02.2025

Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара Россия Фәне көне алдыннан уздырыла һәм күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде.

07.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясенә нигез салучы Мөхәммәд Али Алаббар белән очрашты. Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Очрашуда Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

07.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ Директорлар советының планнан тыш киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш «ТАИФ» АҖнең яңа бизнес-үзәгендә узды (Казан, Пушкин ур.).

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ җитәкчелеге озатуында яңа бизнес-үзәкне карады, аны төзүдә кулланылган заманча материаллар һәм технологияләр белән танышты. Ул, аерым алганда, югары архитектура стандартлары буенча проектланган һәм шәһәрнең үзәгендә урнашкан бина Казан өчен чираттагы бизәк булачак, дип билгеләп үтте.

06.02.2025

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Данилов монастырендәге Патриарх һәм Синодаль резиденциядә (Мәскәү) узды.

Очрашуда Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.

06.02.2025

Бөгелмә районы республиканың көньяк-көнчыгышында күп тармаклы эре сәнәгать, мәдәни һәм фәнни үзәк булып тора. Бу хакта бүген Бөгелмә районы Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үтте. Утырыш башланыр алдыннан республика Хөкүмәте башлыгы җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады, шулай ук МХОдә катнашучылар һәм аларның якыннары белән аралашты.

06.02.2025

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөгелмәдә эш сәфәрендә. Төп максаты - 2024 ел йомгакларына һәм агымдагы елга бурычларга багышланган Бөгелмә районы Советы сессиясе утырышында катнашу.

Визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медальләрен тапшырды.

Битләр: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>