Яңалыклар

19.02.2025

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Саба муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләрен һәм 2025 елга планнарны җиткерде. Татарстан Республикасы районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Саба районы 16 нчы урынны алган, төяп җибәрелгән продукция күләме 6,5 млрд сум, ә сәнәгать җитештерүе индексы 94,7% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүен арттыру резервларын башлык индустриаль паркларны үстерүдә күрә, әмма инвесторларны һәм резидентларны җәлеп итү өчен авыл районнары җитештерүчеләренә ТОСЭР резидент-предприятиеләре белән беррәттән ташламалар бирү мәсьәләсен хәл итү мөһим дип саный.

19.02.2025

Әлмәт районы предприятиеләре республика икътисадына зур өлеш кертәләр. Бу хакта бүген Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

19.02.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды.

19.02.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында узды.

19.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елгы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы судьялары киңәшмәсендә катнашты. Чара Казан шәһәренең Совет район суды бинасында узды.

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов, Гомуми юрисдикциядәге алтынчы кассация суды рәисе урынбасары, административ эшләр буенча суд коллегиясе рәисе Радик Габдуллин чыгыш ясады.

18.02.2025

Бүген Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Буа муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты - Буа районы Советының 74 нче хисап утырышында катнашу.

Утырыш башланганчы Әсгать Сәфәров һәм аны озата йөрүче затлар берничә социаль объектта («Импульс» спорт комплексында, «Мирас» яшьләр үзәгендә) булдылар.

18.02.2025

Югары Ослан районы республиканың гадәттәгечә тотрыклы үсүче муниципалитетларының берсе булып санала. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан Советының хисап утырышында хәбәр итте.

18.02.2025

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Югары Ослан авылына эш сәфәре кысаларында тыл хезмәтчәне Шәйхлисламова Һәҗәр Тәхәви кызы очрашты һәм аңа Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды.  

18.02.2025

Кадерле татарстанлылар, Ватанны саклаучыларыбыз!

Махсус хәрби операция зонасында бүген меңләгән татарстанлы, хәрби бурычын намус белән үтәп, Ватаныбызның иминлеген фидакарьләрчә саклый, илебез киләчәге өчен көрәшә.

17.02.2025

Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак инаугурациясе 2026 елның апрелендә и. Г. Камал исемендәге яңа театрда узачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде.

Битләр: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>