Яңалыклар

14.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пакистанның кыргый табигатьнең мактаулы илчесе, Кар барсын һәм экосистемаларны яклау глобаль программасы (GSLEP) эмиссары Сәрдәр Мөхәммәд Җамал Хан Легхари белән очрашуда кар барсы популяциясен саклап калуның мөһимлеге һәм бу тема буенча дөнья тәҗрибәсен өйрәнү турында сөйләде.

Очрашу Казан Ратушасында «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе башланыр алдыннан узды

14.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Юкка чыга торган төрләрне импортлау һәм экспортлау идарәсенең Кыргый табигатьне саклау департаменты директоры урынбасары Чжан Шаньнин һәм Eco-Bridge Continental (Кытай) идарәсе рәисе профессор Ши Кун белән очрашты.

Очрашу Казан Ратушасында узды. Исегезгә төшерәбез, биредә бүген «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе чаралары уза.

14.03.2025

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Алтай Республикасы делегациясен кабул итте.

Искәртәбез, Алтай Республикасы Башлыгы, Хөкүмәте Рәисе Андрей Турчак һәм делегациянең башка әгъзалары Казанга кар барсын саклау буенча халыкара конференциядә катнашу өчен килделәр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

14.03.2025

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасы Башлыгы, Хөкүмәте Рәисе Андрей Турчак белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

11.03.2025

Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турындагы тарихи хәтерне саклау өчен Татарстан архивлары 2024 елда МХОдә катнашучылардан 1078 шәхси документ кабул итте. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде.

11.03.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында статс-секретарь – Росгвардия директоры урынбасары генерал-полковник Олег Плохой белән очрашты.

08.03.2025

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне  Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
8 март – ягымлы елмаюлы, сөенечле мизгелләрдән торган яраткан бәйрәмебез.
 

07.03.2025

Хатын-кызлар - теләсә нинди гаиләнең нигезе, мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм чыганагы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.  

07.03.2025

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чара Халыкара 8 март көнен бәйрәм итүгә багышланды. Хатын-кызларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.

07.03.2025

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров көзге культураларның торышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>