Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Иннополиста генераль директор Алексей Волин җитәкчелегендәге «Космик элемтә» ФДУП делегациясе белән очрашу үткәрде. Очрашуның темасы - иң эре иярчен элемтә операторының Иннополис белән хезмәттәшлегенең мөмкин булган юнәлешләре буенча фикер алышу. Делегацияләргә ИТ-шәһәр һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) Попечительләр советы рәисе шәех Ибраһим бән Хәлифә Әл Хәлифә белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида Халыкара инвестицион форум кырларында Иордания Инвестицияләр министрлыгының генераль секретаре Захер Әл Катарнех белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында XIX Россия венчур форумының оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә (видеоконференцэлемтә режимында) узды. Утырышта Татарстан Республикасыннан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Төркия Сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омәр Болат белән очрашты. Очрашу Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида инвестицион форум кысаларында дебатларда чыгыш ясады. Дискуссия «Глобаль инвестицияләрнең киләчәге: нисбәтле дөнья структурасына юнәлгән юлдагы инвестицион ландшафтның трансформацион тенденцияләре» темасына багышланды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бен Әхмәд Әл Зәйуди белән очрашты. Республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. Ул анда Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.
Татарстанда авыл хуҗалыгы предприятиеләре һава шартлары аркасында язгы кыр эшләренә гадәттәгедән бераз иртәрәк керешкәннәр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасында чәчүлекләрне тырмалауга республиканың утыз биш районында керешкәннәр. Бу хакта бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада торак төзелеше барышы, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары һәм башка чаралар турында сөйләде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.