Яңалыклар

25.11.2016

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты һәм Конфедерацияләр кубогы-2017 уздыру чорында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара оператив штабның чираттагы утырышы уздырылды.    

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ФИХ директорының беренче урынбасары Сергей Смирнов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   

24.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «СуперОкс» ЯАҖ нең Директорлар советы рәисе Андрей Вавилов белән очрашты. 

 

24.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районының 25 еллыгына багышланган тантаналарда катнашу өчен районга эш сәфәре белән килде. 

Программасының беренче пунктында Олы Тиләҗе авылында булу иде, анда яңа башлангыч мәктәп ачылды. Мәгариф оешмасы 15 балага исәпләнгән. Төзелеш авыл территорияләрен үстерүнең федераль программасы кысаларында башкарылган.    

24.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышын уздырды.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

«Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча кабул ителүче чаралар турында» темасына төп нотык белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко чыгыш ясады.

24.11.2016

Татарстан Республикасында фуллереннар наноөтәмәләре ярдмендә ясалган продукцияне җитештерү һәм тикшерү буенча пилот мәйданчык ачылырга мөмкин. Бу тәкъдим бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында яңгырады. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне "ТАИФ", "Татнефть" компанияләре, төзелеш һәм юл төзелеше тармагы вәкилләре, КФУ һәм КНИТУ-КАИ белгечләре катнашында өйрәнергә йөкләде.

 

24.11.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды. 

Утырышта компаниянең 2016 елның тугыз ае эчендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.

24.11.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районына эш сәфәре кыла, анда ул районга 25 ел тулу уңаеннан уздырыла торган бәйрәм чараларында катнаша.  

 

23.11.2016

Бүген Татарстан Республикасына спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Виталий Мутко килде.

«Казан» халыкара аэропортында Виталий Мутконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

23.11.2016

Татарстан Республикасында энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча программаның тормышка ашырылуы турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков күргәзмәдә Россия энергетика министры Александр Новакка сөйләде.

Күргәзмә энергонәтиҗәлелек һәм энергетиканы үстерү буенча ENES халыкара форумы кысаларында уза (Мәскәү).

Форумда Татарстанның энергия саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү өлкәсендәге тәҗрибәсен чагылдыручы бердәм экспозиция куелган.

23.11.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара шәһәренә эш сәфәре кылды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко белән бергә, ул «Самара Арена» стадионы төзелеш мәйданчыгында булды һәм төзелеш барышы белән танышты. Чарада шулай ук «Россия — 2018» оештыру комитеты» КАБО генераль директоры Алексей Сорокин, Самара өлкәсе вице-губернаторы – төзелеш министры Алексей Гришин һәм «Казан» ПСО генераль директоры Равил Җиһаншин катнашты. 

Битләр: << 1231 1232 1233 ( 1234 ) 1235 1236 1237 1238 1239 1240 >>