Яңалыклар

05.12.2016

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет, ТРда террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 

03.12.2016

Быелның ун ае эчендә Татарстан халкы 18 меңнән артык Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата мең мөрәҗәгатькә артык. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

03.12.2016

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

03.12.2016

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 478 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 18 млн. 216 мең сумлык 481 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

02.12.2016

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм Болгарда яңа “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше буенча киңәшмә уздырды.

02.12.2016

Бүген РФ Саклык банкының Корпоратив университетында "Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсе реформасында куллану" белем бирү семинары ачылды.

Искәртик, семинар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм  башка җитәкчелек хезмәткәрләре өчен оештырылды. 

01.12.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевнең Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

01.12.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Граждан оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе министры Владимир Пучков  белән очрашты. Әңгәмә барышында алар Иннополис мәйданында янгыннан коткару буенча яңа часть төзелеше турында фикер алыштылар.

01.12.2016

Бүген Чаллы ТЭЦы территорияясендә “Генерирующая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы күчмә утырышы булды. Бу чара Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.

01.12.2016

Бүген Мсәкәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Красное & Белое» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле очрашуда «Красное & Белое» компаниясе милекчесе Сергей Студенников, "Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов һәм башкалар катнашты. 

Битләр: << 1221 1222 1223 1224 1225 1226 1227 1228 1229 ( 1230 ) >>