Яңалыклар

23.02.2017

Бүген Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә Кытай Коммунистлар Партиясенең Хунань провинциясе комитеты Секретаре Ду Цзяхао белән очрашты.
Әңгәмә башланганда Рөстәм Миңнеханов Ду Цзяхаога аларның 2014 елның маенда Шанхай шәһәрендә очрашуларын искәртеп узды, шул чакта Татарстан Республикасы белән Хунань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү изаланган иде, диде ул.

23.02.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясенә эш сәфәре кысаларында Чанша шәһәрендә «Татарстан-Хунань» эшлекле форумы уздырылды. Форум эшендә Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачже, КХР җирле хакимияте һәм бизнесы вәкилләре катнашты.

23.02.2017

Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә Хунань провинциясе Губернаторы Сюй Дачжэ белән очрашты.
Очрашу башлануга Рөстәм Миңнеханов Сюй Дачжэга кунакчыллыклары һәм Татарстан Республикасы делегациясе визиты программасын оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Аннары ул Губернаторга делегация әгъзаларын тәкъдим итте, алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, "Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «АК БАРС» Банк ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфар Гәрәев һәм башкалар.

23.02.2017

Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы» уртак инвестицион  проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар белән очрашты.  
Хунань провинциясе белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү максатларында Хунань провинциясе белән бергәләп Татарстан Республикасында «Сяосян-Идел авыл хуҗалыгы паркы»ның беренче этабын төзү проекты эшләнде.

23.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясендәге Чанша шәһәренә килде. Татарстан Республикасы Президентын аэропортта Хунань провинциясе Халык хөкүмәтенең Чит илләр һәм эмиграцион эшләр канцеляриясе башлыгы Сяо Байлин ханым һәм башка рәсми затлар каршы алды.  

22.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.  

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.

Төп тема – традицион энергия чыганаклары урынына, киләчәк альтернатива буларак, ягулык элементлары булдыру.

Төп нотык белән Химик физика институтының (Черноголовка шәһәре) каты матдә ионикасы лабораториясе мөдире Юрий Добровольский һәм «Крылов дәүләт фәнни үзәге» (Санкт-Петербург шәһәре) вәкиле Игорь Ландграф чыгыш ясадылар.

22.02.2017

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада булды.

Төп максаты – Түбән Кама муниципаль районы советының һәм Түбән Кама шәһәр советының берләштерелгән сессиясендә катнашу. Сессия Түбән Кама муниципаль районының 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

22.02.2017

"Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты, Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үтте. 

Компаниянең гыйнвар ае бюджеты үтәлеше каралды һәм 2017 елның март аена бюджеты расланды. 

22.02.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Искәртеп үтик, 1918 елның гыйнваренда Халык комиссарлары советы Эшче-крестьяннарның Кызыл армиясен булдыру турында декрет чыгарган. Һәр елны бу көнне билгеләп үтү карары кабул ителгән.

Татарстан Президенты запастагы хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ватанны саклаучылар көне Туган илгә хезмәт итү һәм тугрылык символына әйләнде, дип билгеләп үтте ул. «Традицион рәвештә бу көнне күпмилләтле илебез сагында торучыларны котлыйбыз, әтиләребез һәм бабаларыбызны, геройларыбызны искә алабыз, яшьләргә фатиха бирәбез», – диде Татарстан Президенты.

22.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда булды. Төп максаты – Чаллы муниципаль берәмлегенең шәһәр советы утырышында катнашу. Ул 2016  елда Чаллының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2017 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Утырыш башланганчы Илдар Халиков һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев “КАМАЗ-Мастер” командасы узышчылары белән аралашты, “Кориб”, “Колуман Рус”, “КАМАЗ” компанияләре тәкъдим иткән автомобильләрне карады.

Битләр: << 1191 1192 1193 1194 ( 1195 ) 1196 1197 1198 1199 1200 >>