Яңалыклар

28.02.2017

Бүген Сочида Россия Инвестицион Форумы кысаларында Татарстан Республикасы белщн Тамбов өлкәсе арасында 2020 елга кадәр Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар Планы имзаланды. Әлеге план министрлыклар һәм ведомстволар арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, хезмәт беән мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәдәният, мәгариф һәм туризм өлкәсендә багланшыларны күзаллый.

28.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сочи - 2017" Россия Инвестицион Форумы тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты. 

Форумда гадәттәгечә Татарстан Республикасы стенды да бар. Быел төп тема - машина төзелеше кластеры. Күргәзәмне караучылар Татарстан Республикасындагы Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры "Иннокам" кебек проектлары белән таныша алалар. 

28.02.2017

Бүген Сочида «Сочи-2017» XVI Россия инвестицион форумы кысаларында Kazan-2019 Worldskills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының беренче Илчесе исеме игълан ителде. Kazan-2019 Worldskills беренче Илчесе булу хөрмәтенә ресторатор Аркадий Новиков лаек булды.

Чара Татарстан Республикасы күргәзмә стендында узды. 

Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Юрьевна Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры  Роберт Уразов катнашты.

28.02.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2017» Россия инвестицион форумында катнаша. Быел Форумның төп темасы – «Үсеш өчен яңа проектлар». 
Форумның ике көнлек (2017 елның 27-28 феврале) эшлекле программасына  27 чара керә, шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий  Анатольевич Медведев катнашында пленар утырыш.

25.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.

Алар Казанга традицион “Ельцин кубогы 2017” халыкара теннис турниры ярышларын карарга килделәр.

Очрашуда үзенең хатыны белән Казан мэры Илсур Метшин,  Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, “Б.Н. Ельцинның президент үзәге” фондының идарә әгьзасы, РФ Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты.

25.02.2017

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төнге хоккей лигасында җиңү яулаган Екатеринбургның "Авто" командасына чемпионнар Кубогын тапшырды. Җиңүчеләрне Казанда Спорт сараенда бүләкләделәр.

Искәртеп үтәбез, кичә Казанда Төнге хоккей лигасы чемпионнар Кубогы өчен дүрт команда көч сынашты. Турнир икенче мәртәбә уздырыла. Быелгысында "Центурион" (Чиләбе), "Казанские Драконы" (Казан),  "Невский Легион" (Санкт-Петербург») һәм "Авто" (Екатеринбург) командалары көч сынашты.

25.02.2017

Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасы сессиясенең XIII утырышы узды. Чара Казан Ратушасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте. 

Йомгаклау сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Сессиядә эшендә 48 депутат катнашты, карарлар кабул итү өчен кворум бар иде. 

25.02.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең нотыгын АСК предприятиеләрендә хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышлады. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

25.02.2017

Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 36 муниципаль берәмлектәге 998 объекттан эшләр 327 сендә башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

23.02.2017

Бүген Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чанша шәһәрендә төзелеш технкасын җитештерүче Sany Group  халыкара компаниясе мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта компания "Мерседес" шассие нигезендә махсус техника чыгара һәм үз шассиен актив рәвештә сафка кертә. Рөстәм Миңнеханов Sany Group җитәкчелеген Татарстан Республикасына чакырды һәм "КАМАЗ" шассие нигезендә төзелеш техникасын бергә җитештерү мөмкинлеген тәкъдим итте.

Битләр: << 1191 1192 1193 ( 1194 ) 1195 1196 1197 1198 1199 1200 >>