Яңалыклар

16.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ford Motor Company җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

16.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы оешмасы делегациясе белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең узган елның май аенда Австриядә эш сәфәрендә булганын искәртте. Анда шул исәптән Австрия-Россия дуслыгы оешмасы җитәкчелеге белән дә очрашу булды. 

15.05.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Татар бистәсе территориясен үстерү һәм “Казан икътисад районы” проектын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында үтте.

15.05.2017

2017 елның 16 маенда Казанда Россия Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының ИФОда Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның уртак киңәшмәсе узачак.

15.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «BFFT.space» архитектура-белем бирү киңлеге - яшьләр фәнни-техник иҗаты үзәгендә булды.

15.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Блокчейн – яңа бүленгән финанс мохите» темасына «КИВИ» АҖ генераль директоры Сергей Солонин лекция укыды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.  

15.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзаладылар. 

15.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Coalco" компаниясе хуҗасы, “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөукүмәте Йортында узды. 

13.05.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әстерханда  XVII Федераль Сабантуенда катнашты. Чара шәһәрнең Үзәк стадионында узды. Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан Губернаторы Александр Жилкин Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсебе күргәзмәсен карады. Анда агач, тире, пыяладан эшләнгән һөнәр үрнәкләре, татар милли киеме үрнәкләре тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов Александр Жилкинга татар халык кәсепләре турында сөйләде. 

13.05.2017

Атаклы татар шагыйрь-герое Муса Җәлилгә һәйкәлне бүген Әстерханда ачтылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин катнашты. Искәртик, ТР Президенты Әстерхан өлкәсендә рәсми эшлекле сәфәрдә. 

Битләр: << 1171 1172 1173 1174 1175 1176 1177 1178 ( 1179 ) 1180 >>