Яңалыклар

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранга (Иран) эш сәфәре кысаларында Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты. 

Чара Иран Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.   

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Новгородта булды.

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән килде. 

Бүген Тәһран шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов эшлекле форумда катнашачак, анда сәүдә-икътисадый өлкәдә Татарстан-Иран хезмәттәшлеген үстерүнең өстенлекле юллары каралачак. 

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты илнең җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашу уздырачак, аерым алганда, Иранның Беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири һәм Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белн очрашулар булачак. 

18.04.2017

Бүген төштән соң Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Иннополис шәһәрендә (Татарстан Республикасы) булды, анда ул №8 янгыннан коткару частен ачу тантанасында катнашты.

Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар озата йөрде.  

Россия ГХМ башлыгына Иннополис шәһәрен төзү тарихы турында сөйләделәр, шәһәрнең үсә баручы инфраструктурасын күрсәттеләр.

18.04.2017

Бүген Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.

Зөядә кунакны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, “Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт тарих-архитектура сәнгать музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин каршы алды.

18.04.2017

Бүген Казанда Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков “Казаноргсинтез” ГАҖ цехында булды.

Россия ГХМ башлыгы җитештерү цехларын карады, предприятиенең кайбер технологик процесслары белән танышты.

18.04.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. 

Чараны бөтен регионнар белән видеоконференцэлемтә аша Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе дмитрий Медведев уздырды. 

Татарстан ягыннан ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР буенча ЭЭМ вазифаларын башкаручы Рафаил Гылманов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТРКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин катнаштылар. 

 

18.04.2017

Владимир Пучков: 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчлары узачак барлык федерация субъектларында зур әзерлек эше башкарылган һәм бу матчлар узачак барлык объектлар да, шулай ук асылда барлык  инфраструктура да, әзер дияргә мөмкинлек бирә.

Бүген бу хакта Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков журналистларга Казанның «Казан-Арена» стадионында хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, «аерым контрольдә булган проблемалы мәсьәләләр дә бар».

18.04.2017

Бүген Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларны кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясесенең күчмә утырышын Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды. 

Утырыш "Казан-Арена" стадионы территориясендә узды. 

Чара Россия Федерациясенең башка субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. 

 

18.04.2017

Татарстан Республикасында 2017 ел Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Бу хактагы Указ Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан агымдагы елның мартында имзаланды.

Моның турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте. 

Битләр: << 1171 1172 ( 1173 ) 1174 1175 1176 1177 1178 1179 1180 >>