Яңалыклар

24.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.

 Утырышта 2017 елның беренче ярты еллыгы нәтиҗәләре каралды һәм сентябрь аена бюджет расланды.

23.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Визитының төп максаты - урып-җыю эшләре барышы һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу. Рөстәм Миңнехановны ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа районы башкарма комитеты башлыгы Марат Җәббаров озата йөрделәр.

23.08.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районы басуларында урып-җыюның барышы белән танышты.   

Ул Тәтеш районы басулары өстеннән очып узды, «Нур» агрофирмасы» ҖЧҖдә, «Новая Заря» ҖЧҖдә, «Содружество» ҖЧҖдә, «Колос» агрофирмасында бөртеклеләрне җыю темпларын бәяләде.

Татарстан Республикасы Президентын эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов һәм башкалар озата йөрде.

23.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды. Аны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов озата йөрде.

23.08.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ефәк юл" раллиенда җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты.

Чара Казан Кремлендә Губернатор сараенда узды.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер»ны раллида җиңүләре белән котлады һәм аларның төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын аеруча ассызыклады. «КАМАЗ-Мастер» - дүрт кат "Дакар" супермарафонында җиңүчеләр, биш кат "Ефәк юл" халыкара раллиенда җиңүчеләр һәм дүрт кат "Афирика Эко рейс" марафонында җиңүчеләр.

 

 

22.08.2017

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булганнан соң,  Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыруның барышы белән танышты.

Аларны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин озата йөрде.

22.08.2017

Бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында булды.

Аларны ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов озата йөрде.

22.08.2017

23-31 августта Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясенең төп чаралары узачак. Бүген акция кысаларында 1,5 мең - I сыйныф укучысы һәм 1 мең II-XI сыйныф укучысы бүләккә портфель алды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

22.08.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсендә эш сәфәрендә, анда ул «Армия-2017» халыкара хәрби-техник форумда (22-27 август) тәкъдим ителгән техника күргәзмәсен карады.

22.08.2017

Бүген Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында (ЭЭМ) “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел юбилей елы булды – беренче тапкыр конкурс Татарстан ЭЭМ инициативасы белән 2007 елда уздырылган иде.

Җиңүчеләрне котлауда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Битләр: << 1111 1112 1113 1114 1115 1116 1117 ( 1118 ) 1119 1120 >>