Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең рәистәшләре Россия Энергетика министры Александр Новак һәм Төркия икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Очрашуда Төркия белән аткив рәвештә хезмәттәшлек итүче төбәк җитәкчесе буларак Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Татарстан Президенты әлеге иртәнге ашта катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт җиткерде һәм кыскача Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия хезмәттәшеге турында хәбәр итте.
"Без хөрмәтле Төркия икътисад министры Зәйбәкҗи әфәнде белән берлектә Татарстанда Төркия заводларын ачтык. Бүген республикада алар инде унау. Бүгенге көнгә Төркия компанияләре республикабызга 2 млрд. доллар инвестицияләр кертте. Без энергетика, машина төзелеше, төзелеш, агач эшкәртү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Бүген без Төркиянең иң эре сәнәгать зоналарының берсе - "Гебзе" белән хезмәттәшлек итәбез, ул Свияжск мультимодаль комплексы һәс махсус икътисадый зона үсеше буенча оператор булырга әзер", - дип билгеләде Татарстан Президенты.
Шулай ук чыгышында билгеләгәнчә, "ТАИФ-НК" Татарстан компаниясе тирәнтен нефть эшкәртү буенча заводны ача, аның төзелешендә "Гемонт" Төркия компаниясе катнашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Төркия бизнесының алга таба да үз проектларын гамәлгә ашыруы яклы. Ахырда Татарстан Президенты Россиянең Измир халыкара күргәзмәсендә катнашуы алга таба илләр арасында эшлекле элемтәләр ныгуга һәм кидәюгә ярдәм итер, дип ышануын белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Измир шәһәренең халыкара аэропортында аны шушы мәмләкәт губернаторы Эрол Аййылдыз һәм шәһәрнең мэры Азиз Коджаоглу каршы алдылар.
Татарстан Республикасы Президенты IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 сәнәгать һәм куллану товарларының 86 нчы Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашачак, чара 18 августтан алып 22 августка кадәр барачак.
Быел Россия Федерациясе – Измир халыкара ярминкәсенең партнер иле. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия илкүләм экспозициясен оештыра, ул иң зур күргәзмәләрнең берсе булачак һәм 600 кв. метрлы мәйданда 4 нче павильонда урнашачак. Татарстан Республикасы да чарада үз стендын тәкъдим итәчәк. Стенд Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Габдулла Тукай һәйкәле Кече Татар тыкрыгы янындагы скверда, татар мәдәният үзәге («Асадуллаев йорты») янәшәсендә урнашкан.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре белән килде.
Кичен Татарстан Президенты Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узучы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара Музыка йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Анда Рөстәм Миңнеханов яңа татар мәдәни үзәге урнашачак бинаны карады (Мәскәү Көнчыгыш административ округының Вешняки районы). Рөстәм Миңнеханов белән Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Хөснуллин да йөрде.
Бүген Казанда Большая Красная урамындагы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасы каршындагы скверда татар композиторы, пианист, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны көенең авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачу тантанасы узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, РФ Композиторлар берлеге һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин, Татарстан Республикасының күренекле сәнгать эшлеклеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу буенча Комиссия президиумы утырышын уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаштылар.
Утырышта 2016 елда Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характерындагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган (тулы булмаган) белешмәләр бирү хакында мәгълъмат каралды.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Актаныш муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Актаныш мунициципаль районы башлыгы Фаиль Камаев озата йөрде.
Иске Сотангол авылы янәшәсендәге «Башак» ҖЧҖ басуында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре белән очрашты, анда урып-җыюның барышы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Минзәлә муниципаль районында булды.
Кырлар өстеннән очып узганда, Рөстәм Миңнеханов районда бөртеклеләр уңышын җыю барышын күзәтте - шул исәптән "Минзәлә таңнары" ҖЧҖ, "Чулман" ҖЧҖ, "Минзәлә" ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кырларын карады.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәләхов һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мөслимдә яңа төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр ачуда катнашты. ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман белән Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар төзекләндерелгән "Кояшлы Ык" ландшафт паркында, Пушкин урамындагы "Йөрәк" скверында, Печән базарында - Тукай укуларын һәм ярминкәләр уздыру урынында булдылар.
Республика югары уку йортларына талантлы яшьләрне төбәгебездә калдыру өчен абитуриентлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы» темасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.