Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Мисыр эшлекле советы рәисе Михаил Орлов белән очрашты.
Очрашуда катнашучылар Мисыр компанияләре белән эшлекле багланышларны үстерү буенча уртак гамәлләр турында, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә конкрет проектлар эшләү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеҗам» Төркия компаниясе генераль директоры Әхмәт Кырман белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу белән котлады.
Татарстан Республикасында күчмә авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте һәм ярминкә чараларына чакырды.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны Хадыклар бердәмлеге көне белән котлады.
"Әлеге бәйрәм безгә тарихыбызның батырлык битләрен, гореф-гадәтләрен, Россия халкының гражданлык һәм ватанпәрвәрлеген искә төшерә, - диелгән телеграммада. - Ул уртак йортыбыз - бөек Россия иминлегенә ирешү өчен кирәкле милли ризалык, бердәмлекне символлаштыра. Күп гасырлар дәвамында мәдәни һәм рухи мирасны саклап, без хәзерге заманның бөтен каршылыкларына тора алабыз, илебез үсешен тәэмин итә алабыз".
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар килде.
Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.
"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! - диелгән телеграммада - Халыклар бердәмлеге көне белән Сезне котлыйм. Ватанпәрвәрлек, гражданлык, Ватан тарихын хөрмәт итү, аның язмышы өчен җаваплы булу, авырлыкларны кичерергә, бөек мәмләкәтне үстерергә ярдәм итеп, халкыбызны берләштереп торды".
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның массакүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен мөрәҗәгате
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Россиянең истәлекле даталары арасында бу көн әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүгә килде.
Төп максаты - РФдә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашу, ул РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узды.
Агымдагы ел ахырына кадәр тагын проблемалы 5 объектны тапшыру планлаштырыла. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “ФОН” компанияләр төркеме, “Свей” фирмасы” ҖЧҖ һәм “Стройком” ҖЧҖнең төгәлләнмәгән төзелеш объектлары өлешчеләренең инициативалы төркеме вәкилләре белән очрашуда белдерде.
Очрашуда шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Республика ярдәм фондының башкарма директоры Рөстәм Ибраһимов катнашты.