Яңалыклар

18.11.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Кытай CHTF Югары технологияләр күргәзмәсендә булды һәм Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге идарәсе рәисе Су Ян Вэй белән очрашты. 

CHTF Югары технологияләр күргәзмәсе - Көньяк-Көнчыгыш Азия күргәзмә чараларының иң эреләренең берсе. Ул Шэньчжэнь шәһәре Күргәзмә үзәге территориясендә 280 кв. метр мәйданда уза. 

 

18.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Документлар Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре мэры Ло Цзямин белән һәм Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре мэры У Цайпин белән очрашу барышында имзаланды. Татарстан Республикасы ягыннан документка Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшин һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре башлыгы Сергей Димитриев кул куйды.

18.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында  Тidfore Heavy Equipment Group компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы ИБФ Үсеш фонды белән Tidfore Heavy Equipment Group компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Татарстан ягыннан документка Фонд президенты Линар Якупов кул куйды. 

17.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Шэньчжэнь шәһәренә килде. Биредә ул Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм берничә эшлекле очрашу үткәрә. Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов,  Альберт Нафигин һәм Роберт Миңнегалиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, ТР Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, "АК БАРС" ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев һәм башка рәсми затлар бар. 

17.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Килемар районында автотрассадагы фаҗигага бәйле рәвештә Марий Эл Республикасы Башлыгы Александр Евстифеевка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

 

17.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Шаньдун провинциясе вице-губернаторы Юй Гоань әфәнде белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин,  «Weichai Power» Кытай компаниясе рәисе һәм генераль директоры Тан Сюгуанг һәм башкалар катнашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРна эш сәфәре кысаларында «Weichai Power» заводы территориясендә узды.   

17.11.2017

Бүген Шаньдун Кытай провинциясенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Weichai Power» иң эре машина төзү предприятиесендә булды. Аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөрделәр.

17.11.2017

Казанда “Боинг-737” авиаһәлакәте корбаннарын искә алдылар. Әлеге уңайдан бүген “Казан” халыкара аэропортында матәм митингы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, һәлак булучыларның туганнары һәм дуслары катнашты.

Митинг аэропорттагы мемориаль комплекс территориясендә узды. 

17.11.2017

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенә эшлекле визит белән килде.

Сәфәрдә аны  ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Коготин озата йөри.

16.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 25 еллыгы уңаеннан тантанада катнашты.

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды.

Тантананың кунаклары – Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Сергей Катырин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы рәсми затлар һәм бизнес вәкилләре.

Битләр: << 1071 1072 1073 1074 1075 1076 1077 1078 1079 ( 1080 ) >>