Яңалыклар

07.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Главгосэкспертиза России» ФАУ башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Очрашу Казан федераль университеты мәйданында узды. 

Яклар «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

07.12.2017

Татарстан Республикасында машина төзелеше предприятиеләре 2017 елның 10 аенда 400 млрд. сумлык продукция чыгарган, сәнәгать производствосы индексы - 107,3 процент тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзелеше предприятиеләре координация советының 7 нче утырышында хәбәр итте. 

07.12.2017

Бүген Татарстан башкаласындагы «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан» 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TechnoСварка» 12 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

07.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мальта Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Кармел Бринкат белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе белән Мальта Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан-Мальта хезмәттәшлеген үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек бар. 

06.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы (Мәскәү) медиаклубның чираттагы утырышында катнашты.

Искәртәбез, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган. Ул  йөзләп журналистны – әйдәүче Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да Татарстанда туганнар яисә анда укыганнар һәм эшләгәннәр. Медиаклубта беренче очрашу – Мәскәүдә 2010 елның 22 декабрендә, икенчесе Казанда –2012 елның 10 июнендә, җәйге Универсиада алдыннан узган. Өченче очрашу 2015 елның 9 ноябрендә янәдән Мәскәүдә узган.

Медиаклубны оештыру бурычы – Татарстан икътисадын үстерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән иҗтимагый инициативаларны хуплау, республика проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм.

06.12.2017

Без гади булмаган заманда яшибез, диде Рөстәм Миңнеханов, Россиянең көчле булмавын теләүчеләр дә бар. Барысы да безнең илнең күндәм булуын телиләр. “Мондый гади булмаган вәзгыятьтә без барыбыз да берләшергә тиешбез. Безнең Россия милләте бердәмлеген күрсәтергә кирәк. Һәм илебезнең булачак президентына ярдәм күрсәтергә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

06.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.   

Эш сәфәренең төп максаты – «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын 2017 елда гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы киңәшмәдә катнашу, киңәшмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Россия транспорты» күргәзмәсе экспозициясен карады (Гостиный двор, Мәскәү). Искәртәбез, «Россия транспорты» форумы һәм күргәзмәсе «Транспорт атналыгы» кысаларында уза. 

06.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Оборона-сәнәгать комплексында идарә итүнең заманча алымнары хисабына хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру” темасына III фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.

Бу чара Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.

05.12.2017

Татарстан Республикасы Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция төбәкләре белән үзара хезмәттәшлекне үстерүгә гаять зур игътибар бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Овернь-Рона-Альп (Франция) төбәге вице-президенты Филипп Менье белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

05.12.2017

Татарстан Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе (УРИТЭР) башлыгы Роберт Гыйләҗиев бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ягулыкны ваклап сату бәяләре турындагы мәгълүматны җиткерде.

Роберт Гыйләҗиев сүзләренчә, республикада ягулыкка бәяләр Идел буе федераль округындагы  (ИФО) төбәкләрдән алдарак күтәрелми. Барлык  очракларда да бәяләр республикада нигездә  ИФОдагы уртача бәядән югары түгел, күп очракта түбәнрәк тә.

Битләр: << 1071 ( 1072 ) 1073 1074 1075 1076 1077 1078 1079 1080 >>