Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ике мөһим социаль объект – «Мы» 95 нче балалар бакчасын һәм «Норма 36» 36 нчы мәктәбен ачу тантанасында катнашты.
Мәктәп шәһәрнең иң яшь микрорайонында (47 микрорайонда) урнашкан. Бу – республика программасы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән соңгы 17 ел эчендә ачылган беренче мәгариф учреждениесе.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте башлыгы Игорь Артемьев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртәбез, Россия ФМХ башлыгы Казанга кичә килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Белем көнендә Чаллыда яңа мәктәп ачты.
Бүген 39нчы мәктәптә 1196 укучы парта артына утырачак, шуларның 320се беренче класска килүчеләр.
Мәктәпнең проектын Чаллы архитекторлары Елена һәм Равил Сафиуллиннар булдырган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иосиф Кобзон гаиләсенең кайгысын уртаклашу телеграммасы җибәрде.
«Хөрмәтле Нинель Михайловна, Андрей Иосифович һәм Наталья Иосифовна! Ирегез һәм әтиегез, Иосиф Давыдович Кобзон, вафат булуга бәйле рәвештә татарстанлылар һәм шәхсән үзем чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз, - диелә телеграмма текстында. - Илебез бөтен бер дәверне һәм илебез эстрадасының иң яхшы традицияләрен чагылдыручы уникаль кешене югалтты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эрмитаж-Казан" үзәгендә тәкъдим ителгән "Передвижниклар: 1871-1902. Третьяков галереясе тупланмасыннан" күргәзмәсен карады. Күргәзмә буенча экскурсияне Третьяков дәүләт галереясе генераль директоры Зөлфирә Трегулова үткәрде. Шулай ук кунакларны "Казан Кремле" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университеты ректоры Владимир Миклушевский белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов катнашты.
Татарстанда урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 920 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 10 млн. 755 мең сумга 295 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген кич Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге янындагы мәйданда Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.