Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мөселман аксакаллары шурасы Генераль секретаре судья Мөхәммәд Габделсәлам белән очрашты.
Очрашу татар халык бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Сабантуй» татар халык бәйрәменең 8 чарасында катнашты.
Сабантуйның кунагы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев булды.
Искәртәбез, кичә, 20 июньдә, Сабантуй кысаларында Татарстан башкаласында ат спорты ярышлары узды («Казан» халыкара ат спорты комплексы). Бүген бәйрәм Казанда Сабантуй өчен традициягә әверелгән Каенлыкта (Мирный бистәсе) дәвам итте.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта милли бәйрәм Сабантуйда булды. Искәртәбез, бүген Казанда Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары шулай ук Мирный бистәсенең Каенлыгында һәм Аккош күлләре янындагы урман паркында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар, анда милли бәйрәм - Сабантуйга багышланган ат чабышлары узды.
2025 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Барлык 42 муниципаль берәмлектә дә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре башланган. Гомуми үтәлеш - 38%, сезонлы эш төрләре - 36%. Соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган биш муниципалитеттагы 18 объектны да кертеп, 69 күп фатирлы йорт әзер. 563 йортта ремонт эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан делегациясе Петербург халыкара икътисадый форумында актив катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр белән очрашты.
Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча эшлекле берләшмәләр белән берлектә ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) тарафыннан формалаштырыла торган Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында Татарстан икенче урынны алды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәех Насир ибн Хәмәд Әл Хәлифә (Бәхрәйн) белән очрашты. Очрашу ПМЭФ кырларында узды.