Кичә «Динамо-Казан» чирәмдә хоккей командасы Россия чемпионатында 17 нче мәртәбә җиңү яулады. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт клубы коллективына котлау телеграммасы юллады. Котлаулар спортчыларга, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгат Сәфәровка, баш тренер Араик Маргарянга һәм «Динамо-Казан» клубы президенты Евгений Корольковка адреслана.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» компаниясен гамәлгә куючы һәм генераль директоры Барт ван Малдерен белән очрашу уздырды.
Искәртәбез, 2017 елдан «Алабуга» МИЗ территориясендә гигиеник продукция җитештерү буенча «Драйлок Текнолоджиз» заводы эшли.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Uros ИТ-компаниясе (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты.
Бүген "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә «Цифрлы алгарыш» бөтенроссия конкурсының финалына нәтиҗәләр тантаналы рәвештә чыгарылды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ростов өлкәсе Губернаторы Василий Голубев, Саха Республикасы Башлыгы Айсен Николаев һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» КАБО генераль директоры Алексей Комиссаров катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов бүген Татарстанга килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алдылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Машиналар төзү көне белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең цифрлы эфир телевидениесенә бөтенләй күчүенә багышланган тантанада катнашты. Бу тантана «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында узды.
Искәртәбез, Татарстан Республикасында һәм тагын илнең 20 төбәгендә федераль телеканалларның аналог телетапшырулары 14 октябрьдә туктатылычак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Golden Brick Capital Management Limited һәм China Environmental Energy Holdings, Ltd. инвестицион компаниясенә нигез салучы Билли Нгок белән очрашты. Очрашуда Red Star спорт-күңел ачу төркеменең өлкән вице-президенты һәм генераль менеджеры Скотти Макферсон да катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СССР Халык артисты Марк Захаров вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты. Рөстәм Миңнеханов аның кызы Россиянең Халык артисты Александра Захаровга телеграмма юллады.
Республикада бер атнада 1,4 мең гектар җирдә бәрәңге, 500 гектарда яшелчә җыелган, 256 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Шулай ук Татарстан заводлары бер атнада 20,4 мең тонна шикәр комы җитештергән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.