Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында, шул исәптән товар әйләнеше мәсьәләләре турында сөйләшенде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, декабрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең түләү чаралары йөрешенең фараз бюджетын раслады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документны ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева һәм Гомумроссия “Россиянең компьютер спорты федерациясе” иҗтимагый оешмасы президенты Дмитрий Смит имзалады.
Бүген Казанга ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов эш сәфәренә килде.
«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының (КФУ) 215 еллыгы уңаеннан уздырылучы вәкиллекле органнарының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш студентларның «Гаудеамус» гимны белән башланып китте. Кереш сүз белән КФУ ректоры Илшат Гафуров чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты вәкиллекле органнары әгъзаларын университетка нигез салуның 215 еллыгы белән котлады.
Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы ачылды.
Парламентарийлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы көн тәртибенә 45 мәсьәлә расладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Huawei компаниясе вице-президенты Эми Линь ханым белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Huawei белән мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы белән Финляндиягә товар әйләнешен активрак арттырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта Үзбәкстан Президенты Шәфкать Мирзиеев белән очрашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда ике көнлек эш сәфәрендә.