Яңалыклар

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗның кадрлар потенциалын үстерү буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә узды. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнаштылар.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» КАБО генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга Политех» мәгариф үзәген ачу тантанасында катнашты.

«Алабуга Политех» мәгариф үзәге инженер көллияте базасында оештырылган, ул «Алабуга политехника көллияте» ДАҺОУ белән берлектә, гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын 4.0 Индустрия таләпләренә җавап бирүче һөнәрләр буенча укыту өчен «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ тарафыннан оештырылган.

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

«Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары өчен комплектлау җайланмалары (конвейер роликлары) җитештерә.

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Очрашу «Алабуга» МИЗның административ бинасында узды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәрендә.

Очрашуда Татарстан Республикасының Куйбышев тимер юлы белән тимер юл транспорты инфраструктурасын алга таба үстерү өлешендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

05.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында эш сәфәренә килде. Ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә берничә производствога барачак, «Алабуга» МИЗның кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырачак.

05.04.2021

Бүген Татарстан делегациясенең Саран шәһәренә (Казахстан) эш сәфәре кысаларында берничә икътисадый килешү имзаланды. Тантанада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

05.04.2021

Бүген Саран шәһәрендә (Казахстан) «Татнефть» һәм «Аллюр» төркеменең уртак предприятиесе төзелешенә старт бирелде. Капсула салу тантанасында Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

04.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстан Республикасына килде.

03.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Россия автомобиль юллары» («Автодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

03.04.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасының «Майминский районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, «Алтай Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Роман Птицын белән очрашты.

Битләр: << 621 ( 622 ) 623 624 625 626 627 628 629 630 >>