Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химик көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында бизнес вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Келәм» яшьләр үзәгендә узды һәм Россия эшкуарлары көненә багышланган иде.
Бүген Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Преттль-НК» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Өй янында эш» проекты белән танышты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖдә елына 60 мең тонна егәрлекле дивинил-стираль синтетик каучук (ДССК) һәм стирол-бутадиен-стироль термоэластопластлар (ТЭП) чыгару буенча яңа производствода булды.
Бүген Түбән Камада «Танеко» нефть эшкәртү комплексында каталитик крекинг, водород һәм май җитештерү җайланмаларын файдалануга тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында нефть химиясе юнәлешендәге кайбер проектлар тәкъдим ителде.
Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Быел җәй көнендә Татарстан лагерьларында 183 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшдәре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Утырышта 2021 елның дүрт аенда компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм июнь аена бюджеты расланды, шулай ук агымдагы елның беренче кварталында дебитор һәм кредит бурычларының торышы турында мәгълүмат бирелде.
Гавриил Державин мирасы, аның әдәби һәм юридик хезмәтләре безнең дәүләт үсеше, Россиянең хокукый системасын камилләштерү, гражданнарны хокукый мәгърифәтләрен хәл итү ысуллары ягыннан мөһим һәм кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Державин укулары» XVI халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан федераль университетында оештырылган.